26 майда Түбән Камада 4 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Быел укуларны 945 унберенче сыйныф укучысы һәм 3431 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Шәһәрнең 38 мәктәбендә төрле профильдәге 57 унынчы сыйныф формалаштырылачак. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде.
Имтихан чоры 28 майда башлана. Быелгы статистика буенча, 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар БДИ тапшыру өчен – җәмгыять белеме, информатика һәм химияне, ә тугызынчы сыйныф укучылары география, информатика һәм җәмгыять белемен сайлаганнар. Тулаем алганда, табигый-фәнни дисциплиналарга кызыксыну арта. Шунысы игътибарга лаек, өч чыгарылыш укучысы кытай теленнән имтихан бирергә карар кылган.
Имтиханнар тәмамланганнан соң, чыгарылыш укучыларын традицион бәйрәм — Кама ярында кичә көтә, ул 26 июньдә була.

