Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев үзенең социаль челтәрләрендә эт һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән Диана янына баруын хәбәр итте.
Район җитәкчесе әйтүенчә, кыз хастаханәдән чыгарылган һәм хәзер өендә. Хәзер ул тернәкләнә һәм кәефен төшерми. «Иң мөһиме – ул инде өендә, тернәкләнә һәм, аеруча сөендергәне, яхшы кәефтә, үзен бик батырларча тота. Бала өчен мондый сынау аша узу җиңел түгел, әмма Диана батыр йөрәкле кыз булып чыкты», — дип билгеләде Беляев.
Очрашу вакытында район башлыгы кыз белән тормыш авырлыкларын үз-үзеңә ышанычны югалтмыйча җиңеп чыгу мөһимлеге хакында сөйләште. Радмир Беляев шулай ук күрү һәм ишетү органнарына җитди зыян килмәвен ассызыклады.

