ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
“Ел инновациясе-2026” республика конкурсына гариза бирергә өлгер
Бәйгеләр
  • 25 Май 2026 - 15:35
  • Караулар: 14

Татарстанның инвестиция-венчур фонды ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм республика Фәннәр Академиясе белән берлектә «Ел инновациясе – 2026» конкурсына гаризалар кабул итә башлый.

Конкурс биш номинацияне берләштерә: “Перспектива”, “Студентлар стартабы”, “Технологик компания”, “Интеллектуаль милек”, “Корпоратив инновация".

Проектлар биш өстенлекле юнәлеш буенча бәяләнә: яңа химия, нефть химиясе һәм яңа материаллар; машина төзелеше, приборлар төзү һәм энергетика; мәгълүмат һәм телекоммуникация технологияләре; биотехнологияләр һәм агросәнәгать комплексы; медицина һәм кеше сәламәтлеге.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Корпоратив инновация» номинациясе буенча гаризалар кабул итү елның 30 июлендә тәмамлана, экспертиза Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында узачак. Калган номинацияләр буенча заявканы 30 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

Тулырак мәгълүмат белән сайтта таныша аласыз: https://bestinnovation.ivfrt.ru/

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^