Ширәмәт авылында «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерү эшләре башланды. Быел биредә дүрт ишегалды территориясе үзгәртеп корылачак:
— Кооператив ур., 55
— Октябрь мәйданы, 17
— Энтузиастлар ур., 5
— Кооператив ур., 65.
Программа кысаларында ишегалларында асфальт яңартылачак, тротуарлар һәм керү юллары тәртипкә китереләчәк, төзекләндерүнең яңа элементлары урнаштырылачак. Эшләр ишегалды территорияләрен төрле яшьтәге кешеләр өчен уңайлырак, куркынычсызрак һәм яхшырак итүгә юнәлдерелгән.
«Безнең ишегалды» программасы ТР Рәисе инициативасы белән булдырылды. Быел Түбән Камада шәһәрендә һәм районында 55 ишегалды ремонтланачак.

