Түбән Каманың Перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсенә яңа баш табиб итеп Марат Насыйбуллин билгеләнде. Аны коллективка Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников «Эшлекле дүшәмбе»дә тәкъдим итте.
Марат Наилевич үзен төпле белгеч буларак танытты. Казан медицина университетын тәмамлаганнан соң, ул Казанның 7 нче шәһәр поликлиникасында балалар хирургы булып эшли башлый. Соңрак алты ел дәвамында балалар Республика клиник хастаханәсендә эшли, ә аннары карьерасын Яр Чаллыда дәвам итә. Соңгы елда ул «Алабуга» махсус икътисад зонасында медицина хезмәте структурасында эшләде.
Район башлыгы урынбасары хастаханәнең элекке җитәкчесе Алексей Толстиковка намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм яңа урында уңышлар теләде.

