Административ-техник инспекция ташландык транспорт чараларын ачыклау һәм эвакуацияләү эшен дәвам итә.
Халыкның озак вакыт юлда торган автомобильләр турында хәбәр иткән мөрәҗәгатьләре тикшерү уздыруга нигез булып тора. Кагыйдә буларак, мондый транспорт чараларының ташландык билгеләре була: тәгәрмәчләре, пыялалары, дәүләт теркәү билгеләре юк, ә конструкциянең аерым элементлары өлешчә сүтелгән.
Шундый автомобильләрнең берсе шәһәр хисап журналына алты айдан артык элек кертелгән булган. Бу вакыт эчендә милекче элемтәгә чыкмаган һәм аны күчерү буенча чаралар күрмәгән. Транспорт чарасы турындагы мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чараларында билгеләнгән тәртиптә бастырылды.
Хәзерге вакытта автомобильгә карата махсус стоянкага мәҗбүри эвакуация процедурасы башланган. Анда транспорт чарасы гамәлдәге законнар нигезендә бер ел дәвамында сакланачак.

