Инде дүрт уку елы Түбән Камада Ижевск финанс-юридик көллиятенең филиалы эшли. 241 курсантның 47 се «Янгын куркынычсызлыгы» белгечлеге буенча белем ала һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сафларында үзләренең һөнәри карьераларын планлаштыра.
"Бүгенге көндә отрядта әлеге көллиятнең 15 тән артык укучысы эшкә урнаштырылган. Егетләрне янгын сүндерүче итеп кабул итүебезгә шатбыз, ә кызлар өчен янгын сүндерү элемтәсе диспетчеры вакансиясе бар", - дип җиткерде Федераль янгын сүндерү хезмәтенең Түбән Кама филиалы идарәсенең янгын сүндерү хезмәтен оештыру, әзерлек һәм янгын сүндерү бүлеге начальнигы Анатолий Кондовой.
Традиция буенча, уку елын уңышлы тәмамлаган беренче курс студентлары ант бирү тантанасын башкаралар. Потенциаль янгын сүндерүчеләрдән тыш - бу кинологлар, булачак юстиция һәм юриспруденция белгечләре. Барлыгы 64 кеше.
Дүрт еллык уку курсын узган вакытта студентлар сафка тезелү әзерлеген үзләштерәләр, янгыннарны сүндерү буенча теоретик белем һәм практик күнекмәләр алалар, гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә, транспорт чаралары белән идарә итәргә өйрәнәләр.

