Бүген Түбән Каманың комплекслы музеенда чираттагы вернисаж - ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Мортазинның шәхси күргәзмәсе эшли башлый.
«Чәчәк ат, туган ягым» күргәзмәсендә шәһәр күренеше, Сабантуй һәм татар авылы күренешләреннән 29 эш тәкъдим ителә», - ди музей хезмәткәрләре. Гомумән, Илдус Мортазин иҗаты шәһәр һәм республикада гына түгел, гомумән, ил күләмендә лаеклы урын алып тора. Аның рәсемнәре әйләнә-тирә дөньяны бөтенләй башка яктан ача.
Күргәзмә бүген, 6 октябрьдә, 16.00 сәгатьтә ачыла, ачылу көнендә керү бушлай. Башка көннәрдә билет бәясе өлкәннәр өчен – 40 сум, студентларга -30 сум, балалар өчен - 25 сум. Битлектән булу мәҗбүри!

