Радмир Беляев Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов белән Түбән Камадагы төп төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында булып кайтты.
Алар эш темпларын һәм сыйфатын, графикларны үтәүне, объектларны җиһазлау, төзекләндерү һәм файдалануга әзерлек мәсьәләләрен тикшерделәр.
Лемаев көллиятен һәм тулай торакны, 35 нче лицейны, 8, 12, 16 һәм 20 нче мәктәпләрне, 49 нчы балалар бакчасын, «Динамо» спорт мәктәбен, автовокзалны, балалар һәм яшьләр иҗат сараен, хәрби комиссариатны, янгын сүндерү частьләрен һәм башка объектларны ремонтлау барышын карадылар. Кайбер объектлар буенча әзерлек югары дәрәҗәдә - 70% тан 90% ка кадәр. Нигездә эшләр график буенча бара, подрядчыларга сроклар, аерым этапларны оештыру һәм территорияләрне төзекләндерү буенча аерым йөкләмәләр бирелде.

