Н.В.Лемаев исемендәге скверда «Чәчәк атучы май» бәйрәм концерты булды. Сәхнәдә Халык иҗаты йортының иҗат коллективлары чыгыш ясады. Артистлар вокаль һәм бию номерлары белән тамашачыларны сөендерделәр.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев үзенең чыгышында барысын да Яз һәм хезмәт көне белән котлады: «Беренче төзүчеләребез бүләк иткән яшь шәһәр без. Нәкъ менә аларның хезмәте нәтиҗәсендә шундый гүзәл шәһәр барлыкка килгән. Территорияне лаеклы үстерүне дәвам итү — безнең бурычыбыз».
Бәйрәм концерты Түбән Кама юбилеена багышланган чаралар арасында якты вакыйгага әверелде. Бүген бәйрәм «Гаилә» паркында «Тынычлык, хезмәт, май» программасы белән дәвам итәчәк. Концерт шулай ук Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында да узачак.

