ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Сынау режимында «Минем Түбән Кама» мобиль кушымтасы эшли башлады
Цифрлаштыру елы - 2022
  • 15 Май 2026 - 11:41
  • Караулар: 10

Сынау режимында «Минем Түбән Кама» шәһәр мобиль кушымтасы эшләтеп җибәрелде, аны узган ел эшли башлаганнар иде. Бу хакта «ВКонтакте»да туры эфирда Түбән Кама муниципаль районының цифрлы трансформациясе буенча җитәкчесе, «Түбән Кама мәгълүмат үзәге» директоры Максим Шаронов җиткерде. 

Кушымта даими рәвештә яңартыла: көн саен гамәлдәге функцияләр яхшыра һәм яңалары өстәлә. Хәзер тематик маршрутлар белән туристлык бүлеге һәм мөһим шәһәр темалары буенча сораштырулар эшләнә. Киләчәктә торак-коммуналь хуҗалык сервисларын интеграцияләү планлаштырыла. 

Кушымтаны инде сайттан йөкләп алып була: city.e-nk.ru (сылтама теркәлгәннән соң барлыкка киләчәк). Ике атна дәвамында «Минем Түбән Кама» кушымталар кибетләрендә дә пәйда булачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^