ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Олег Морозов «Түбән Кама» сәнәгать паркы резидентларының потенциалын бәяләде
Сәнәгать
  • 18 Май 2026 - 15:45
  • Караулар: 231

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов «Түбән Кама» сәнәгать паркында булды, анда ике резидентның потенциалын бәяләде. Ул ассызыклаганча, мондый җитештерүләр барлыкка килү мәйданчыкның кирәклеген исбатлый һәм аны киңәйтү өчен нигез булдыра.

«Я в восторге»: Олег Морозов оценил потенциал резидентов промпарка «Нижнекамск»

Парламентарийга беренче чиратта яңа резидентны – «Совитал» җәмәгать туклануы предприятиеләре өчен суыткыч җиһазлар эшләп чыгару заводын тәкъдим иттеләр. Депутатка җитештерүнең тулы циклын күрсәттеләр һәм киңәйтү планнары турында сөйләделәр. Хәзер завод 195 дән 1,5 мең литрга кадәр күләмле җиһазлар чыгара.  

«Я в восторге»: Олег Морозов оценил потенциал резидентов промпарка «Нижнекамск»

Түбән Камада «Татнефть-Пресскомпозит»ның иң яшь мәйданчыгы эшли – берничә ел элек сәнәгать паркы базасында компания композит арматура һәм табаклы пыяла-пластик җитештерү цехын эшләтеп җибәрде. Химик ныклыгы аркасында продукциягә предприятиеләр арасында ихтыяҗ зур.

«Я в восторге»: Олег Морозов оценил потенциал резидентов промпарка «Нижнекамск»

«Мин бик шатмын. Бу проектлар заманча, аларга Россиядә генә түгел, ә аннан читтә дә ихтыяҗ зур, чөнки алар югары технологияле продукция җитештерәләр. Бу проектларның киләчәге зур. Без «Түбән Кама» сәнәгать паркын үстерүгә һәм киңәйтүгә һәрьяклап ярдәм итәчәкбез», – дип билгеләде Олег Морозов. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^