Түбән Камада ТР Футбол федерациясе рәисе Александр Гусев һәм ТР Рәисе ярдәмчесе Равил Моратовның эш визиты булды. Түбән Кама мэры Радмир Беляев белән бергә алар шәһәрнең төп спорт объектларын карадылар.
“СИБУР Арена НК”да Александр Гусев “Академик" футбол клубы эше, шулай ук фиджитал-үзәк булдыру планнары белән танышты. Бу инновацион кластер спорт һәм цифрлы технологияләрне берләштерәчәк, ә “СИБУР Арена НК” базасында инде футбол, баскетбол, гимнастика, йөзү һәм хореография секцияләре үсеш ала.
Спортка ярдәм итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде: грант ярдәме мөмкинлекләре һәм булган проблемалар, шул исәптән футбол кырларының тузуы турында фикер алыштылар. Түбән Камада 3 меңнән артык бала даими рәвештә футбол белән шөгыльләнә, дип билгеләп үтелде.

