Халыкара гаилә көне алдыннан Түбән Камада күп балалы парларны хөрмәтләделәр. Никахлашу сараенда тантаналы чарада алты гаилә катнашты, һәм аларның берсе өчен шатлык икеләтә булды — аларның игезәкләре туды.
Таныклыкларны һәм бүләкләрне Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев тапшырды. Ул ассызыклаганча, күп балалы гаилә — зур шатлык кына түгел, ә җитди җаваплылык та, шул исәптән хакимият өчен дә. Аның сүзләренчә, район гаиләләрне ел уртасында ук җир участоклары белән тәэмин итәргә әзер һәм инфраструктураны үстерүне дәвам итә.
Шулай ук «Мин Түбән Камада тудым» проекты кысаларында ата-аналарга «Сабый сандыгы» - яңа туган балалар өчен кирәкле әйберләр җыелмасы тапшырдылар.
2026 елның дүрт аенда Түбән Кама районында барлыгы 95 күп балалы гаилә барлыкка килгән. Моннан тыш, 25 гаиләдә — дүртенче, бишесендә — бишенче, алтысында алтынчы бала туган.

