«Татэнерго» АҖ Түбән Камада җылылык челтәрләрен алыштыру буенча масштаблы программага кереште. Быел барлыгы 50 километрдан артык челтәрне яңарту планлаштырыла. Эшләрнең якынча бәясе 2,6 млрд сум тәшкил итәчәк.
Хәзер эшләр түбәндәге адреслар буенча алып барыла: Сөембикә ур., 9; Төзүчеләр пр., 68; Тынычлык пр., 72; Көньяк ур., 2, 4, 6; Вокзал ур., 4, 6, 10, 14; Корабельная ур., 4, 6, 30.
Эшләрнең бер өлеше «Безнең ишегалды» программасында катнашучы йорт яны территорияләрендә бара. Биредә инженерлык коммуникацияләрен алыштыру эшләре тулысынча төгәлләнгәннән соң, юл хезмәтләре яңа асфальт өслек салачак.

