ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада синтетик җепселләр һәм полимерларның тулы циклы җитештереләчәк
Икътисад
  • 04 Май 2026 - 10:00
  • Караулар: 47

Түбән Камада җиңел сәнәгать өчен синтетик җепселләр, җепләр һәм полимерларның тулы циклын җитештерү оештырылачак. Россия Хөкүмәте проектны гамәлгә ашыру өчен кредитны субсидияләүгә 50 млрд сумга якын акча юнәлдерәчәк.

Яңа заводта полиэтилентерефталат – пластик савытлар һәм пленкалар өчен материал җитештерүнең тулы циклын җайга салачаклар, шулай ук тукымалар әзерләү өчен синтетик җепләр һәм җепселләр җитештерәчәкләр.

Әлеге проект федераль ташламалы кредитлау программасы буенча хупланган иң эре проект булып тора. Ул «Яңа материаллар һәм химия» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^