Түбән Кама Яшь тамашачы театрында шәһәр мэры Радмир Беляев Россия Федерациясенең элеккеге мәдәният министры, танылган дәүләт һәм мәдәният эшлеклесе Михаил Швыдкой белән очрашты. Визит «Игелекле эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында СИБУР компаниясе ярдәме белән оештырылган һәм «Зур гастрольләр» театр сәнгатенә ярдәм итү федераль программасына кергән Мәскәү мюзикл театры гастрольләре алдыннан узды.
Очрашу кысаларында яклар шәһәрнең мәдәни тормышына гына түгел, ә социаль-икътисадый тормышына да кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә, шулай ук районның сәнәгать предприятиеләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелде. «Шәһәрдә бик чиста, шартлар дустанә. Мине сезнең мәчетегез бик җәлеп итте», - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Михаил Швыдкой.
Шулай ук Түбән Каманың мәдәни мохитен алга таба үстерү перспективаларына да кагылдылар. Исегезгә төшерәбез, инде иртәгә, 2 майда, Яшь тамашачы театры сәхнәсендә Мәскәү мюзикл театры гастрольләре узачак. Яшь тамашачыларны 11:00 һәм 14:00 сәгатьтә «Мамонтенок» мюзиклы көтә, ә кичке концерт 19:00 сәгатьтә маэстро Раймонд Паулс иҗатына багышланачак.

