24 апрельдә Т.Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрында «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кичәсе булачак. Бу юлы чара Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Илдус Мортазинга багышланачак.
Кичә программасында – рәссам эшләре күргәзмәсе, иҗат коллективлары, солистлар һәм актерлар чыгышлары. Традицион чара Беренче төзүчеләр елына һәм шәһәрнең 60 еллыгына багышлана.
Чара 18:30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

