ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың кадетлар корпусы 15 еллыгын бәйрәм итте
Мәгариф
  • 18 Декабрь 2019 - 09:18
  • Караулар: 219
Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы  үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте.

Бүгенге көндә корпуста 252 кадет укый һәм яши,  50 гә якын квалификацияле педагог эшли. Педагогларның бишесе -ТР грантлары алучылар, берсе  «Серафим укытучысы»  исеменә ия.



Өч хезмәткәр: рус теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Трошина, ашханә пешекчесе Анна Колобова, шәфкать туташы Халидә Муракаева корпус ачылганнан бирле биредә хезмәт куя.




Офицер-тәрбияче Илнур Вәлиев та инде 14 елга якын эшли. Ул  -   Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләре ветераны (Беренче Чечня сугышы, хезмәт еллары – 1994-1996 еллар).




2003 елның декабрендә Түбән Кама районы Төзүчеләр бистәсенең 4 нче мәктәбе бинасында кадетлар интернат-мәктәбе булдыру турында карар кабул ителә. 2008 елда ул шәһәрнең элеккеге 53 нче һөнәри лицее бинасына күчә. Хәзер биш  ел дәвамында интернат-мәктәп Идел буе федераль округының кадетлар корпусы статусын йөртә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*