ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама һәм Кама Аланы территориаль иҗтимагый үзәкләре – республика конкурсында җиңүчеләр арасында
Безнең җиңүләр
  • 17 Апрель 2026 - 14:16
  • Караулар: 13

Татарстанда 2025 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзәкләре» конкурсына йомгак ясалды. Быел конкурска 175 гариза килгән, ә приз фонды 73 млн сумлык 120 грант тәшкил иткән. Җиңүчеләр өч төркемдә билгеләнде: эре шәһәрләр, кече шәһәрләр һәм авыл торак пунктлары.

ТИҮ җитәкчеләренең җиңүләре һәм призлы урыннары Түбән Кама һәм Кама Аланы халкы өчен аеруча горурлык китерде. Җиңүчеләр дип өч микрорайонның территориаль иҗтимагый үзәкләре танылды: 5 нче, 47 нче, 49 нчы һәм Кама Аланының 2 нче микрорайоны.

Конкурс призерлары: 9; 12, 13; 17, 18; 19; 23; 28, 31; 3 нче микрорайоннар, 7 нче квартал; СУЗ КСО; 1, 2 нче квартал һәм 8 нче квартал. Бүген Казанда территорияләребезне төзекләндерүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән бүләкләр һәм грантлар тапшыру тантанасы булды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^