ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Түбән Камадагы эндоскопия бүлегенең эшен бәяләде
Сәламәтлек
  • 10 Апрель 2026 - 15:37
  • Караулар: 140

ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең 2 нче дәвалау корпусында булды, анда эндоскопия бүлеге һәм функциональ диагностика бүлеге эше белән танышты. Әлеге бүлекчәләр планлы рәвештә генә түгел, ашыгыч рәвештә дә ярдәм күрсәтергә әзер, бу шәһәр халкы өчен аеруча мөһим.

Министр здравоохранения РТ оценил работу эндоскопического отделения в Нижнекамске

Альмир Абашев медицина җиһазларының торышын тикшерде, ФГДС кабинетының эш шартларын һәм эндоскопик җиһазларны эшкәртүне бәяләде. Процедуралар табибларның профессиональлеге аркасында пациентлар өчен максималь уңайлы һәм куркынычсыз уза — Түбән Камада югары квалификацияле табиблар командасы эшли.

Министр здравоохранения РТ оценил работу эндоскопического отделения в Нижнекамске

Визит ахырында министр бүлекләрне заманча җиһазландыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Бу мәсьәлә Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең баш табибы Сергей Мерясев белән аерым фикер алышу предметы булачак.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^