19 апрельдә Кече Ерыклы авылында керәшеннәрнең традицион «Пасха» – «Олы көн» бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Шәһәрлеләр өчен бушлай автобус оештырылган, ул 10:00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йорты янындагы мәйданчыктан (Химиклар проспекты, 74б) китәчәк.
Кунакларны мастер-класслар, Пасха уеннары, тәмле ризыклар һәм керәшен ансамбльләре катнашында бәйрәм концерты көтә. Чара 11:00 сәгатьтә авыл мәдәният йорты янында башлана.
Бөтен гаиләгез белән килегез - Пасханы бергә каршы алырбыз!

