ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Радоницада зиратка бару: билет бәясе һәм автобуслар җәдвәле
Транспорт
  • 16 Апрель 2026 - 08:30
  • Караулар: 33

Быел православ христианнары Радоницаны — үлгәннәрне искә алу көнен — 21 апрельдә билгеләп үтәләр. Бу көнне туганнары һәм якыннары өчен дога кылу, аларны изге сүз белән искә алу өчен зиратларга бару гадәте бар.

Халыкка уңайлы булсын өчен автовокзалдан шәһәр зиратына кадәр автобуслар хәрәкәте оештырылачак. Алар 21 апрельдә 7:00 дән 15:00 гә кадәр йөреячәк. Автобуслар тулган саен, яңасы китәчәк.

Сәфәрнең бәясе шәһәр тарифы дәрәҗәсендә билгеләнгән – 46 сум. Социаль юл йөрү билетыннан файдалану мөмкинлеге каралган.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^