ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада триатлон буенча ярышлар узачак
Спорт
  • 15 Апрель 2026 - 14:52
  • Караулар: 6

19 апрель көнне «СИБУР Арена НК» спорткомплексында «Акватлон» дисциплинасында Триатлон буенча балалар лигасының республика ярышларының икенче этабы узачак. Катнашучылар дистанциянең ике этабын үтәләр – йөзү һәм йөгерү (гомуми озынлыгы - 3 км). Катнашуга бөтен республикадан 300 гә якын яшь спортчы гариза биргән. Триатлон буенча Татарстан Республикасы балалар лигасының генераль партнеры булып өченче ел рәттән «СМУ-88» компанияләр төркеме чыгыш ясый.

Кышкы дуатлон дисциплинасы буенча ярышларның беренче этабы февральдә Казанда узды. Киләсе этаплар республикада ел дәвамында узачак. Татарстан Республикасы балалар лигасына нәтиҗә ясау 2026 елның декабрендә Казанда булыр дип көтелә.

Триатлон буенча Татарстан Республикасы балалар лигасы 2020 елдан Татарстан хөкүмәте, Казан Мэриясе һәм Россия җыелма командаларының спорт әзерлеге үзәге ярдәмендә Татарстан Республикасы триатлон федерациясе тарафыннан үткәрелә. Узган ел лиганың республика ярышларында барлыгы 1700 дән артык яшь триатлончы катнашты.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^