ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
KAMA TYRES һәм КНИТУ Түбән Камада фәнни-мәгариф үзәге булдыралар
Мәгариф
  • 13 Апрель 2026 - 15:31
  • Караулар: 23

KAMA TYRES шин комплексы һәм Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ) Түбән Кама химия-технология институты базасында «Эластомерларны эшкәртү технологиясе» фәнни-белем бирү үзәген төзеячәкләр. Тиешле документны «Татшина» ҖЧҖ генераль директоры Игорь Прокопьев һәм КНИТУ ректоры Юрий Казаков имзалады.

Kama Tyres и КНИТУ создают научно-образовательный центр в Нижнекамске

Проектның «юл картасын» гамәлгә ашыру ике елга исәпләнгән. 2028 ел ахырына Түбән Кама шинчылары һәм югары уку йорты өзлексез белем бирүнең нәтиҗәле чылбырын төзергә ниятли: «мәктәп — институт — җитештерү».

«Мондый өч яклы хезмәттәшлек мәктәпне тәмамлаучыларга һәм аларның ата-аналарына заманча уку шартлары дәрәҗәсен һәм һөнәрнең зарурилыгын аңларга мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады KAMA TYRES шин комплексы башлыгы Игорь Прокопьев.

Kama Tyres и КНИТУ создают научно-образовательный центр в Нижнекамске

Яңа Фәнни-белем бирү үзәге Студентлар урамы, 11 адресы буенча яңартылган бинада урнашачак. Хәзер корпуста капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә.

1 сентябрьдә яңа уку кампусы бюджет урыннарга 40 студентны кабул итәчәк, ә 2028 елга KAMA TYRES шин комплексы 100 дән артык яшь инженерны тулыландырачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^