Балалар экология-биология үзәгендә яшь экологларны һәм табигать белгечләрен – 8 мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләрне берләштергән чара узды.
Балаларга җитди сынау узарга туры килде: сораулар урман эшенең барлык тармакларына кагылды.
«Бүген без белемнәребезне тикшереп кенә калмадык — яшел йортыбыз турында әле күпме белә алуыбызны аңладык», - дип тәэсирләре белән уртаклаштылар катнашучылар.

