Түбән Кама кызы Инна Шәйхетдинова Казанда «Эшмәкәр әни» проектында җиңүче булды һәм хәзер төбәкне Мәскәүдә федераль этапта тәкъдим итәчәк.
Инна – Түбән Камада «4РУКИ» брендларын үстерү студиясенә нигез салучы, кулдан эшләнгән бизәнү әйберләренең үз брендын булдыручы, шулай ук «АРТ ПРОСТРАНСТВО» креатив үсеш мәктәбенә нигез салучы.
«Эшмәкәр әни» проекты — Россия Икътисадый үсеш министрлыгының хатын-кызлар бизнесына ярдәм итү буенча флагман программасы, ул «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

