Түбән Камада «Чиста киләчәк» экологик өмәсе узды. «Түбән Кама Нефтехим» волонтерлары битараф булмаган шәһәр кешеләре белән берләшеп, Кама яр буйларын тәртипкә китерделәр.
Проект предприятие хезмәткәре, волонтер Юлия Сильченконың СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасының грант конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бу проектны ул элегрәк Тобольскида үткәргән иде.
Нәтиҗәдә 30 капчыктан артык чүп-чар, пластик һәм ватылган пыяла җыелды.

