ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Халыкара югалган балалар көненә багышланган чара узачак
Җәмгыять
  • 22 Май 2026 - 16:51
  • Караулар: 6

25 майда Халыкара югалган балалар көне билгеләп үтелә – ул балалар иминлегенең мөһимлеген һәм бәлагә юлыккан гаиләләргә вакытында ярдәм кирәклеген искә төшерү өчен билгеләнгән дата.

Бу көнне «Компас Нижнекамск» ирекле эзләү-коткару отряды шәһәр халкын «Сабантуй» аттракционнар паркында узачак Гаилә чарасына чакыра.

В Нижнекамске пройдет мероприятие, посвященное Международному дню пропавших детей

Чара 25 майда 15:00 сәгатьтә «Сабантуй» аттракционнар паркында узачак. Балалар һәм өлкәннәр өчен танып белү һәм интерактив программа әзерләнгән. Катнашучылар «Яшь эзләүче-коткаручы мәктәбе» квестын уза, «Незабудка» мастер-классында була, эзләү техникасы белән таныша һәм «Өйгә юлны яктырт» истәлекле акциясендә катнаша алачак.

Шулай ук балалар өчен аквагрим һәм тематик мәйданчыклар оештырылачак. Керү ирекле.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^