РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Түбән Камада махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучылар хөрмәтенә ачылачак мемориаль комплекска хәйрия акчалары җыюда катнашты.
Олег Морозов сүзләренчә, мондый проектта катнашу – ул беренче чиратта безнең геройларның батырлыгына хөрмәт күрсәтү һәм аларның истәлеген мәңгеләштерү мөмкинлеге. "Сугышчы булу – мәңге яшәү дигән сүз. Безнең егетләр үз иле өчен һәм якыннарының иминлеге өчен гомерләрен бирделәр. Бу бөек миссия, һәм булачак мемориаль комплекс – безнең һәлак булган геройларыбызның батырлыгына тирән хөрмәт билгесе", - дип ассызыклады Дәүләт Думасы депутаты.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, проект бөтен халыкныкы булачак һәм аны гамәлгә ашыруда теләгән һәркем катнаша алачак. Акча җыю агымдагы елда ачылган «Игелекле эшләр» хәйрия фонды ярдәмендә башкарыла.
Фонд эшчәнлеге Түбән Кама муниципаль районы территориясендә дини һәм мәдәни объектларны төзү, реконструкцияләү һәм төзекләндерү өчен ирекле иганәләр җыюга, шул исәптән Ватанны саклаучылар хөрмәтенә мемориаль комплекс төзүгә юнәлдерелгән. Яңа комплекс Җиңү мәйданы территориясендә, Мәңгелек ут янында барлыкка киләчәк.
Фонд турында һәм ничек ярдәм итәргә мөмкин булуы турында тулырак мәгълүматны bfbd.ru сайтында белергә мөмкин.

