Җырлыйсыз, биисез, оригиналь жанрда чыгыш ясыйсызмы яки тамашачыны гаҗәпләндерә аласызмы? Алайса бу кастинг сезнең өчен. Үзегезнең талантыгызны күрсәтегез һәм зур бәйрәм программасының бер өлеше булыгыз.
Кастинг 11 июньдә 17:00 сәгатьтә «Сабантуй» аттракционнар паркында узачак.
Кастингка язылу өчен телефон: +7 (927) 454 62 01 (Ләйсән).
Үзегез катнашмасагыз, катнашучыларга рухи көч бирергә килегез. Кичә музыкаль, атмосфералы һәм чын җәйге рухта булырга вәгъдә итә!
