Бүген Түбән Камада Сүбәләк трассасы буйлап пирамидаль тирәкләр – аллерген мамык җитештерми торган үзенчәлекле сорт утыртылды. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре, экологлар, шәһәрнең мәгариф учреждениеләре укучылары һәм «Алабуга-Политех» үзәге студентлары тырышлыгы белән 250 яшь агач утыртылды.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Ленар Әхмәтов билгеләп үткәнчә: «Түбән Кама шәһәре үзенең шәһәр төзүче предприятиеләре белән дан тота, күптән түгел безнең шәһәр тагын бер эре инвесторны, яңа стратегик партнерны – «Алабуга» МИЗ җәлеп итте. Без бергәләп монда сәнәгать паркы төзергә планлаштырабыз. Партнерның үз эшен шундый акциядән башлавы шәп».
Әлеге проект ел саен яз көне Түбән Камада уза торган традицион экологик икеайлыкның мөһим өлешенә әверелде. Кампаниянең беренче ай ярым эчендә шәһәр һәм район территориясендә өч меңнән артык яңа яшел үсентеләр барлыкка килде. Чара «Экологик иминлек» илкүләм проекты бурычларына туры килә.
