«ЭКОяз-2026» экологик икеайлыгы кысаларында дүртенче тематик атна — «Табигать язмышы безнең кулларда» узды. «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе әлеге этапның төп вакыйгасы булды.
Түбән Кама мәктәбе активистлары һәм яшь армиячеләре тарихны яшелләндерүгә һәм мәңгеләштерүгә үз өлешләрен керттеләр. Балалар гомуми белем бирү учреждениеләре территорияләренә җиләк-җимеш агачлары һәм куаклар утырттылар.
Әйтик, 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе яшь армиячеләре алты сирень үсентесе утырттылар. Бу тере һәйкәлләр махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган мәктәпне тәмамлаучыларга багышланды.

