ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Бөтенроссия өмәсендә 1,5 меңнән артык түбәнкамалы катнашты
Табигать һәм без
  • 25 Апрель 2026 - 13:26
  • Караулар: 42

Түбән Кама Бөтенроссия чисталык өмәсенә кушылды. Бу көнне гомуми файдаланудагы территорияләрне җыештыруга 1,5 меңнән артык кеше чыкты. Акциягә предприятие, идарәче компанияләр хезмәткәрләре, хакимият хезмәткәрләре, шулай ук шәһәр һәм районның битараф булмаган кешеләре кушылды. Алар тырышлыгы белән 200 кубометрдан артык чүп-чар чыгарылды.

Более 1,5 тысячи нижнекамцев приняли участие во Всероссийском субботнике

Шуның белән беррәттән шәһәр хезмәтләре дә системалы рәвештә эшли: тукталышларны, бордюрларны юалар, юллардагы тузаннарны чистарталар, агачларның яраксыз ботакларын кисәләр.

Апрель башыннан санитар чистарту чараларында һәм өмәләрендә 14 меңгә якын кеше катнашты, 2 мең кубометрлап чүп җыелды.

Более 1,5 тысячи нижнекамцев приняли участие во Всероссийском субботнике

«Читтә калмаучыларның һәм Түбән Каманы яхшырак итүчеләрнең барысына да рәхмәт!» - дип билгеләп үтте Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^