Түбән Кама шәһәр зиратында төрле буын вәкилләрен берләштергән өмә узды. Өмәдә ветераннар, Түбән Кама политехника көллияте студентлары, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты һәм сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистлары катнашты.
Катнашучылар тырышлыгы белән зиратның мөселман һәм православие якларындагы беренче төзүчеләр аллеясы тәртипкә китерелде: коры үлән, ботаклар һәм чүп-чар җыелды.
«Әлеге игелекле акциягә кушылучыларның барысына да рәхмәт белдерәм. Монда шәһәребезгә нигез салучылар ята. Хәтер урыннары турында кайгыртуыбыздан тарихка һәм киләчәккә мөнәсәбәтебезне күрергә мөмкин. Яшьләр йөрәгендә хөрмәт һәм ихласлык хисләре яшәве бик мөһим», - дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.
Мондый экологик һәм патриотик акцияләр Түбән Камада даими уза. Волонтерлар шәһәр зиратын гына түгел, авыл җирлекләрендәге каберлекләрне дә тәртипкә китерә.

