2026 елда Түбән Кама районында чәчүлекләр өчен 38,9 мең гектар җир бүлеп бирелгән. Язгы кыр эшләренә 8 апрельдә керештеләр, «Союз-Агро» җәмгыятенең «Прикамский» хуҗалыгында беренчеләрдән булып күпьеллык үләннәрне тукландыра башладылар. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов хәбәр итте.
Кампания кысаларында 14,7 мең га мәйданда күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыру һәм тырмалау, 33,7 мең га мәйданда дымны каплау, шулай ук 24,3 мең га мәйданда сабан культураларын чәчү планлаштырыла. Эшләр график нигезендә алып барыла.
2026 ел уңышы өчен көзге культуралар 8,1 мең гектар мәйданда урнаштырылган. Районда 1 165 гектар сугарулы җир бар, бу бәрәңге һәм яшелчәләр үстерүне тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Терлекчелек тотрыклы күрсәткечләрне саклый: эре мөгезле терлекләр саны 10,7 мең баш, шул исәптән 4,8 мең сыер. Атна саен сөт җитештерү 105 тоннадан артып китә, бер сыердан савым - 21,6 кг. Бу күрсәткеч буенча район Татарстан Республикасында 15 нче урында тора. 2026 елның беренче кварталында авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 5,3 мең тонна ит, фермер хуҗалыклары тарафыннан 5,5 мең тонна сөт һәм 95 тонна ит җитештерелгән.

