5 майда «Восход» кинотеатрында «Солдат турында баллада» фильмының бушлай кинокүрсәтүе уза. Керү ирекле. 14:00 дә башлана.
Алдан язылу өчен телефон: +7 (939) 331-52-52.
«Солдат турында баллада» - аклы-каралы кино гына түгел. Бу 19 яшьлек Алексей турындагы вакыйга, ул әнисен күрер өчен өйгә кайтырга ял ала. Берничә көнлек юлда әллә ничә язмышны очрата…

