Шәһәр экология икеайлыгы кысаларында «Татшина» ҖЧҖ шин комплексы хезмәткәрләре («НКШ» ГАҖ һәм «Кама» сәүдә йорты» ҖЧҖ дә кертеп) үзләренә беркетелгән территорияләрдә зур өмәләр үткәрделәр. Акциядә 370 хезмәткәр катнашты һәм 17 берәмлек техникага заказ бирелде.
Уртак көч белән урамнарны чүп-чардан чистартып, 20 тонна калдык чыгарылды. Эшләр түбәндәге урамнарда алып барылды:
- Шинчылар проспекты,
- Урман урамы,
- Спорт урамы,
- Гагарин урамы,
- Вахитов урамы.
Мондый инициативалар коллективны берләштерә һәм Түбән Каманы тагы да чистарак итә!

