25 апрельдә Бөтенроссия «Табигатьне саклаучылар көне» билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм безгә планетага сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген искә төшерә. Бу инициативаның төп максаты - үсеп килүче буында табигатьнең дусларын тәрбияләү.
Түбән Кама мәктәпләрендә бу көн экология һәм иҗат билгесе астында узды. Анда экологик культураны формалаштыруга юнәлдерелгән бик күп кызыклы чаралар уздырылды.
Ташландык материалдан ясалган рәсемнәр һәм эшләнмәләр конкурсы аерым урын алды. Конкурс балалар өчен фантазияләрен эшкә җигү һәм әйләнә-тирә дөньяны ничек күрүләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булды.

