ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Майская Горка авылында булачак мәчетнең беренче ташын салдылар
Җәмгыять
  • 29 Апрель 2026 - 09:08
  • Караулар: 13

27 апрельдә Түбән Кама районының Майская Горка авылында мөһим һәм күптән көтелгән вакыйга булды — биредә булачак мәчеткә беренче таш салынды. Тантанада Түбән Кама районы имам мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов катнашты.

Традиция буенча авыл халкы әлеге вакыйга шатлыгын уртаклашу һәм дога кылу өчен җыелды. Салих хәзрәт белән бергә җыелган халык та кулларын күтәреп дога кылды.

Авыл имамы Нәфис хәзрәт Каюмов сөйләвенчә, документларны әзерләгәндә төзелешне оештыру белән шөгыльләнәчәк инициатив төркем формалашкан. Авыл халкы да, Майская Горкадан чыгып, хәзер башка шәһәрләрдә яшәүче кешеләр дә ярдәм итәргә әзер. Мәчетне иганә акчасына төзергә ниятлиләр.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^