ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Игътибар: шимбә Татарстанда томан һәм бозлавык көтелә
Табигать һәм без
  • 25 Февраль 2022 - 15:09
  • Караулар: 270
26 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, иртән һәм көндез  юлларда көчле бозлавык булачак.

Россия ГТХМ ТР буенча баш идарәсе сак булырга кирәклекне кисәтә.

Бозлавык булганда, автомобиль йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә, ашыкмый гына хәрәкәт итәргә, куркыныч маневрлар ясамаска, күперләрдә, эстакадаларда һәм юл аша чыгу урыннарында аеруча сак булырга киңәш ителә. Һава торышы начарайган очракта, җәмәгать транспортыннан файдалану яхшырак һәм кирәксезгә шәһәрдән читкә чыгудан тыелып тору кирәк.

Томан булганда, республика юлларында кыен урыннардан, текә борылышлардан йөрү,  үргә менү -төшү  авырлашырга мөмкин. Машина йөртүчеләргә алдан уйламыйча тормозга басмаска, башта артта баручылар өчен, кисәтү итеп,  берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга киңәш ителә. Шулай ук машина йөртүчеләрдән автомобильләренең техник торышына, төзеклегенә игътибарлы булулары сорала.

Җәяүлеләргә юл аша тиешле урыннан гына чыгарга,  яктырткыч билгеләр булган кием кияргә кирәклеге искәртелә. Күз күреме начар һава шартларында автомобиль йөртүчеләр машиналарын тиз генә туктата алмаганын онытмаска кирәк.Табигатьтә ял итәргә яратучылардан элемтә чараларының, навигация җиһазларының төзек булуы сорала. Бәлагә тарыган очракта сез «101», «112» номерларына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе бушлай кабул ителә. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^