Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары белән, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева ярдәмендә һәм СИБУР компаниясенең финанс катнашында Түбән Камага 35 нче лицейны үстерүгә өстәмә финанслау бүлеп бирелде.
Акчалар түбәндәге максатларга тотылачак:
• лицейны заманча өстәмә җиһазлар белән тәэмин итү;
• комплекслы төзекләндерү эшләрен башкару;
• химия, биология, физика һәм математика буенча өр-яңа лабораторияләр булдыру.
Финанслау күләме:
• 107 млн сум — Татарстан Республикасы акчалары;
• 59,6 млн сум — СИБУР (Түбән Кама нефтехим) компаниясе акчалары.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев: «Исегезгә төшерәм, безнең шәһәрдә СИБУР компаниясе белән берлектә мәгариф кластеры гамәлгә ашырыла, һәм 35 нче лицей аның мөһим өлеше булып тора», - дип билгеләп үтте.

