ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама үз геройларын хәтерли: Радмир Беляев махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларның гаиләләренә бүләкләр тапшырды
Җәмгыять
  • 07 Октябрь 2026 - 14:30
  • Караулар: 9

Түбән Камада ЗАГСта махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев ата-аналарга, тол калган хатыннарга һәм балаларга 25 бүләк тапшырды - Батырлык ордены, «Батырлык өчен» медале, Суворов медале һәм Изге Георгий ордены аерымлык билгесе – IV дәрәҗә Георгий тәресе.

Нижнекамск помнит своих героев: Радмир Беляев вручил награды семьям погибших героев СВО

Җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, Түбән Кама Мэры: “Бүген төп бурыч — бөтен ил өчен геройлар турындагы истәлекне саклау”, дип җиткерде. "Югалту ачысын, әлбәттә, берни белән дә басып булмый, без моның барысын да аңлыйбыз. Геройларның исемнәрен туганнары һәм якыннары гына түгел, бөтен түбәнкамалылар, бөтен республика, бөтен илебез истә калдырырлык итеп эшләү безнең көчебездән килә", — дип билгеләде Радмир Беляев.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы лаеклы улларын тәрбияләгән өчен ата-аналарга аерым рәхмәт белдерде, нәкъ менә аларның батырлыгы нәтиҗәсендә халыкның предприятиеләрдә эшләү, балалар үстерү һәм киләчәккә планнар кору мөмкинлеге барлыгын ассызыклады.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
‹x^