ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Радмир Беляев Кама Аланында республика һәм федераль программалар буенча үзгәрешләрне бәяләде
Кама Аланы
  • 14 Сентябрь 2026 - 17:28
  • Караулар: 22

Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев эш сәфәре белән Кама Аланында булды, анда 14 меңнән артык кеше яши. Визитның максаты территориядәге үзгәртеп коруларны бәяләү һәм аның киләчәк үсешен планлаштыру иде.

Радмир Беляев оценил изменения в Камских Полянах по республиканским и федеральным программам

2/30 йорт янындагы боҗрадан үзәк юлны ремонтлау быелгы төп яңартуларның берсе булды. Республика программасы буенча «Татавтодор» АҖ предприятиесе 2,5 километрга якын яңа асфальт җәйгән.

Радмир Беляев оценил изменения в Камских Полянах по республиканским и федеральным программам

Җәмәгать киңлекләрендә дә уңай үзгәрешләр сизелә. «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча “Сөенеч" скверын комплекслы төзекләндерү төгәлләнде. Эшләр «Солнышко» балалар бакчасы белән 2 нче мәктәп арасындагы территорияне колачлады: дүртенче чират кысаларында биредә брусчатка җәелде, яңа эскәмияләр, чүп савытлары һәм яктырткычлар куелды.

Радмир Беляев 2 нче мәктәптә булды, анда республика программасы буенча ашамлыклар блогын ремонтлауга 23,4 миллион сум акча бүлеп бирелгән.  

Радмир Беляев оценил изменения в Камских Полянах по республиканским и федеральным программам

Район башлыгы Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте филиалына аерым игътибар бирде. Хәзер «аппаратчы» һәм «электромонтер» белгечлекләрен йөз студент үзләштерә, ә киләсе елдан көллият эретеп ябыштыручылар әзерли башларга әзер. Филиал киңәергә һәм үсәргә ниятли, әмма амбициоз планнар уку мәйданнары җитмәүгә килеп терәлә. Радмир Беляев бу бурычны хәл итү юлларын эзләячәген билгеләп үтте.  

Радмир Беляев оценил изменения в Камских Полянах по республиканским и федеральным программам

"Кама Аланы - зур амбицияләр территориясе. Без монда үсеш өчен гаять зур потенциал күрәбез, шуңа да территорияне барлык юнәлешләр буенча да үстерүне дәвам итәчәкбез. Хәзер көн тәртибендә ике төп мәсьәлә: көллиятне һәм юлларны ремонтлау", - дип ассызыклады район башлыгы.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^