Зөлфигар һәм Рәмзия Алиевлар гаилә тормышының 55 еллык юбилеен - зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.
Аларның тарихы Түбән Камада башлана: алар БСИ заводының ашханәсендә танышалар, анда Рәмзия аппаратчы, ә Зөлфигар монтажчы булып эшли. Еллар дәвамында ир белән хатын дүрт бала үстереп, җиде онык өчен бәхетле әби-бабай булдылар һәм оныкчыкларына шатланалар. Алиевлар гаиләсен мәхәббәт, хөрмәт, үзара ярдәм һәм уртак истәлекләр берләштерә.
Юбилей көнендә ир белән хатын яңадан Түбән Каманың Никахлашу сараена — кайчандыр аларның гаилә тарихы башланган урынга килделәр. Тантана «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында узды. Зөлфигар белән Рәмзияне зөбәрҗәт туйлары белән котлыйбыз! Җылылык, кайгырту һәм мәхәббәт һәрвакыт гаиләгезнең төп байлыгы булып калсын!

