Исемнәре «Электрон мактау тактасы»на кертелгән атаклы якташларыбыз турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшли башлады.
Проект героиняларының берсе – ТИҮС рәисе һәм «Мәрхәмәтле йөрәкләр» волонтерлык төркемен оештыручы Лариса Орлова. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыюда ул инде беренче ел гына катнашмый, аларга катлаулы ситуацияләрдә ярдәм итә һәм битараф булмаган кешеләрне игелекле эшләр тирәсендә берләштерә.
Хәзер бу эш Түбән Кама районында Ватан сугышчылары һәм гаиләләре комитеты кысаларында да дәвам итә, ул анда рәис булды. Комитетның бурычы – хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү, аларга социаль һәм психологик мәсьәләләрне хәл итәргә, очрашулар һәм уртак чаралар оештырырга булышу.
Комитет инде эшли башлады. Гаиләләр өчен психологик очрашулар уздыралар, сәфәрләр үткәрәләр һәм бергәләп шәһәр чараларында катнашалар. Якын арада Түбән Каманың һәр микрорайоныннан вәкилләр билгеләнәчәк.
Ярдәм сорап Химиклар ур., 72Б адресы буенча урнашкан иҗтимагый үзәккә мөрәҗәгать итәргә була.

