Бүгенге көндә шәһәрнең барлык социаль объектларына диярлек – мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм медицина учреждениеләренә җылылык бирелгән. Калган учреждениеләр бүген тоташтырылачак.
Район башлыгы Радмир Беляев кушуы буенча бүгеннән күпфатирлы йортларга этаплап җылылык бирү башлана. Ул бу эшне кыска вакыт эчендә тәмамлау бурычын куйды.
Башкарма комитет җитәкчеләренә һәм идарәче компанияләргә көн саен торак фондын тоташтыру процессын контрольдә тоту, ә җирлек башлыкларына котельныйларның эшен күзәтү йөкләнгән.
Мөмкин булган инцидентлар очрагында авария-диспетчерлык хезмәтләре һәм ремонт бригадалары көчәйтелгән эш режимына күчерелгән.
Җылылык мәсьәләләре буенча түбәнкамалылар гражданнарның дәгъваларын исәпкә алу хезмәтенә мөрәҗәгать итә алалар: 8 (8555) 35-10-72, 8 (8555) 35-10-00.

