ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада футбол кырында хакимият һәм бизнес очрашты
Спорт
  • 29 Сентябрь 2026 - 17:39
  • Караулар: 17

“Кояшлы алан” паркында яңартылган футбол кырында иптәшләрчә матч узды, анда Түбән Кама администрациясе җыелма командасы һәм җирле эшмәкәрләр командасы очрашты.

Вне кабинетов: в Нижнекамске власть и бизнес встретились на футбольном поле

Мондый матчларны уздыру традициясе – хакимият һәм бизнесның үзара хезмәттәшлегенең мөһим символы. Чараның әһәмиятен шәһәр мэры Радмир Беляев та ассызыклады:

"Түбән Камада бизнес һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге һәрвакыт бик актив булды. Бездә сәнәгать парклары үсә, яңа производстволар төзелә – боларның барысы артында эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге хезмәткәрләре һәм тулаем администрация тора. Тыгыз диалогтан башка заманча чынбарлыкта бизнесны үстерү бик катлаулы булыр иде, ә мондый спорт ярышлары үзара мөнәсәбәтләрне ныгыта”.

Вне кабинетов: в Нижнекамске власть и бизнес встретились на футбольном поле

Уен дустанә атмосферада узды. Ике тайм нәтиҗәләре буенча 4:1 исәбе белән администрация командасы җиңү яулады.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
‹x^