«ТГК-16» АҖ филиалы — «Түбән Кама ТЭЦ (ПТК-1)» коллективы Кама елгасы ярында традицион экологик өмә үткәрде.
Берничә сәгать эчендә хезмәткәрләр яр буе территориясенең шактый зур өлешен тәртипкә китерделәр. Акциянең максаты – җыештыру гына түгел, табигый зоналарны пычрату проблемасына игътибарны җәлеп итү.
«Безнең өчен бу бер генә тапкыр үткәрелә торган акция түгел. Бу – безнең Кама экосистемасын саклауга һәм шәһәргә хөрмәт күрсәтүгә керткән өлешебез. Елдан-ел чүп-чарның кимүен, ә кешеләрнең аңлылык дәрәҗәсе артуын күрү бик рәхәт», - диде әйләнә-тирә мохитне саклау буенча инженер Рузилә Галимова.

