Түбән Кама администрациясе командасы кадрларында үзгәрешләр барлыкка килде. Территориаль саклау һәм куркынычсызлык мәсьәләләре буенча башлык киңәшчесе Алексей Кузьмин булды. «Эшлекле дүшәмбе»дә аны шәһәр мэры Радмир Беляев тәкъдим итте.
Алексей Федорович хәрби белемгә һәм РФ Хәрби Көчләрендә хезмәт тәҗрибәсенә ия, анда ул хәрби һәм мобилизацион әзерлек, куркынычсызлык һәм шәхси состав эшен оештыру өчен җавап биргән. Ул шулай ук һава һөҗүменә каршы оборона башлыгы булып эшләгән, ә соңгы елларда объектларны саклау өлкәсендә хезмәт куйган.
«Хәзер безнең алда Түбән Камада бу эшне көчәйтү бурычы тора. Алексей Федорович тәҗрибәсенә ихтыяҗ зур булачак, бигрәк тә кичә республика рәисе билгеләгән йөкләмәләрне исәпкә алганда», – дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

